Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында” яңа ашханә ачылды

Дөресрәге, ул ашханә биредә күптән эшли иде инде. Әмма аның бүгенге халәтен күргәч, аны биредә тукланучылары барысы да яңа дип атый. Бинасы да яңартылган, хезмәткәрләрнең мөнәсәбәте дә яхшырган, ризык та бик тәмле.

Мондый  яхшы эш шартларында  биредә эшләүчеләрнең кулы ут уйната, теленнән бал тама, билгеле. Эшче-хезмәткәрләр генә йөрсен дә,  барысы да канәгать булсын!

 

Ашханәнең Яңа ел алдыннан ачылуы да күңелле. Заводта быел 6,11 нче цехлар  ремонтланган, киләсе елда исә 16нчы цехны модернизациялиячәкләр.

 

Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького открытие столовой