Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» директоры котлый!

Хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, флот ветераннары, судно төзү сәнәгате хезмәткәрләре!

«А.М.Горький исемендәге Яшел үзән заводы» акционерлык җәмгыя­тенең  күп меңле коллективы исеменнән  Хәрби-диңгез флоты көне  белән ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез.
Хәрби-диңгез флоты  көне – гомерен флотта  Ватанга фидакарьләрчә  хезмәт итүгә багышлаган һәм багышлаучыларга –чын йөрәктән  үзенең  илен,  аны чәчәк атучы итеп күрергә теләүче  көчле рухлы, фидакарь һәм батыр хәрби диңгезчеләрне данлау датасы.
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы  елларында  Ватаныбыз алдында үлемсез батырлыклар күрсәткәннәре  өчен хәрби диңгезчеләрнең барлык буынына рәхмәтебезне белдерәбез. Без  Җиңүгә  үз көчен кертүче якташларыбыз белән чын күңелебездән горурланабыз.
 Яшел Үзәндә  гомерләрен флот белән  бәйләүчеләр бик күп.  суднолар төзү  һөнәре күп кенә яшел үзәнлеләрнең язмышына әверелде. «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте стапеленнән  төшерелгән корабльләр илебез чиген  ышанычлы саклый, районыбызда һәм шәһәребездә яшәүче  һәр кешенең горурлыгы, ә  яшел үзәнле диңгезчеләр  шуларда һәм  башка бик күп хәрби судноларда  хезмәт итә.
Бу искиткеч   матур  көнне  үзегезгә һәм якыннарыгызга  сәламәтлек,  бәхет, муллык  телибез.  Бу бәйрәм һәрвакыт  якты,  тыныч һәм күңелле булсын!

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры  
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Завод Горького праздник день ВМФ военно морской флот