Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АЛВЫЛДАШЛАР ОЧРАШУЫ

Татар Наратлысында Авыл көнен зарыгып көтеп алдылар, чөнки бәйрәм көн дә булмый.

Аеруча балалар шатланды, әле өлкәннәр өстәл-урындыкларны урнаштырып йөргәндә үк, алар шау килеп чабышып йөри башлады. Очрашу хөрмәтенә бу көнне кояш та нурларын җәлләмәде. 
Авыл кечкенә, ә клуб бинасы инде таушалган хәлдә булса да, биредә төрле чаралар тынып тормый. Клуб мөдире итеп Илүзә Сәмигуллина билгеләнгәч, аеруча җанлылык сизелә башлады. Авыл көнен оештыру өчен дә ул тырышып әзерләнде, концерт куярга дип күрше авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кунакка килгән иде.
Бәйрәм, гадәттәгечә, авылның имам-хатыйбы Рәхимулла Гайнуллин хәер догалары һәм изге теләкләре белән башлады. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина да Татар Наратлысы халкының шулай бердәм булып җыелуларына рәхмәтен белдерде. Чынлап та, дөнья мәшәкатьләрен онытып, бер очрашу – үзе бер гомер бит. Бу көнне дә бала-чагасы да, олысы һәм яше дә рәхәтләнеп күңел ачты. Мәйданны Гөлфинә Сәлахова гөрләтте. Җыр-бию, төрле уеннар бер-берсе белән үрелеп барды. Рәшидә Гурьянова балаларның күңелен күреп, уйнатып мәш килде. Соңыннан мул табын артында бар халык тәм-томнар белән сыйланды. Сөйләшер сүз бәйрәм тәмамлангач та бетмәде.
Тулырак газетабыздан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев