Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алтын балык»лар суга җибәрелде

Бүген Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр Зөя утрау-шәһәрчегендә уздырылган “Минем алтын балыгым” акциясендә катнашты һәм үзләренең иң кадерле теләкләренең тормышка ашуын теләп, чөгә (стерлядь) балыгын суга җибәрде.

Әлеге акция ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстанның “Биосфера-Фиш” балыкчылык предприятиесе инициативасы белән оештырылды. Кызыл китапка кертелгән ике йөздән артык чөгә балыгын утрау тыюлыгы янындагы Идел белән  Зөя елгалары кушылдыгында  -  60 Норлат балалар йорты тәрбияләнүчесе һәм Яшел Үзәннең 9 нчы лицей укучылары табигый яшәү тирәлегенә озатты. Балалар өчен әлеге чара искиткеч бер хатирә булып истә калачак.

 

Чөгә балыгы бездә бар, әмма бик аз һәм аның популяциясен торгызу өстендә республикада масштаблы программа тормышка ашырыла. “Минем алтын балыгым” акциясенең дә максаты – үсеп килүче буынны су биологик ресурсларын саклауга җәлеп итү һәм моның мөһимлеген җиткерү.

Фото: Арсений Маврин

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2018/09/26/627983/

«Татар-информ»

Арсений Маврин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция Моя золотая рыбка Дети Зеленодольского района Нурлатский детский дом рыбоводное предприятие