Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алманың без белмәгән файдалы үзенчәлекләре

1.Көненә ашалган ике алма сезнең кан тамырларын холестерин клеткаларыннан 10-25%ка чистартырга сәләтле.

2.Алманы даими ашаучыларның кан тамырлары стенасы канга рак клеткалары үтеп керүдән сакларга, әгәр дә алар барлыкка килгән булса - күләмен киметергә сәләтле.
3.Яңа сыгылган алма согы нервларны тынычландыра. Медиклар елак балага да алма согы эчерергә киңәш итә.

4.Алмада клетчатка һәм пектин бар. Әгәр дә көн саен аны ашасагыз ашказаны-эчәклек тракты һәм йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары сезне читләтеп үтәчәк.

5.Алма май катламын киметә, шуңа, ябыгырга яисә авырлыкларын нормада тотарга теләүчеләр өчен менә дигән ризык.

6.Алма сусауны һәм ашыйсы килүне баса. “Ашыйсың килсә - алма аша. Алма ашыйсың килми икән, димәк ашыйсың килми”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу киңәшне диетада утыручылар девиз итеп куллана ала.

7.Алманы суыткычка куймагыз. Өстәлдә торганда ул тагын да балланып өлгерәчәк, ә суыткычта - юк.

8.Алма ярдәмендә тешләрдә барлыкка килгән куныктан һәм авыздагы начар истән арынып була, чөнки алмада авыздагы микроорганизмнар белән реакциягә кереп, бактерияләрне юкка чыгарырга сәләтле кислота бар.

9.Алма табигый антиоксидантлаштыргыч булып тора, шуңа юкка гына аны “яшәрткеч” димиләр. Көн саен алма ашау тире һәм чәчләргә уңай тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев