Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алло... «02»ме? тизрәк килегез!!!

Җинаять кылынып полициягә гариза биргәнгә кадәр вакыт никадәр озаграк уза, җинаятьченең качарга һәм урланганны юкка чыгарырга вакыты шуның кадәр күбрәк булачак.

Шул ук вакытта шаһитларның да хәтере бик яхшы түгел – берничә сәгатьтән соң аларның күбесе күргәннәрен авырлык белән генә исенә төшерә.  Ни өчен полициягә «кайнар эзләр» буенча мөрәҗәгать итәргә, җинаять турында гаризаны кемгә һәм кайда бирергә кирәк? Болар турында Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте җитәкчесе Михаил Бандорин белән сөйләшәбез.

Шалтыратыргамы, язаргамы?
 

– Михаил Владимирович, кеше җинаять корбаны яисә шаһиты булса,  мөрәҗәгать итүнең нинди юлын сайларга кирәк?
– Әгәр дә кешегә полициянең оператив ярдәме кирәк булса, кәрәзле телефоннан «020» яисә «112»не җыярга кирәк. Стационар телефоннан  полициягә «112» яисә «02» номерлары буенча шалтыратырга була. Кизү торучы  хәбәрне кабул итеп,  аның янына  патруль экипажны яисә полициянең участок уполномоченныен  җибәрә. Әгәр дә вакыйга күптән булган һәм  ашыгыч ярдәм таләп ителми икән, эчке эшләр бүлегенең  кизү тору частенә гариза белән мөрәҗәгать итү урынлырак. Һәр кизү тору частендә гражданнардан гариза кабул итү, теркәү тәртибе, җаваплы вазифаи зат турында мәгълүмат урнаштырылган. эчке эшләр органының кизү тору часте тәүлек буе эшли. Әгәр дә якын-тирәдә полиция юк икән, ул вакытта тәртип саклау җәмәгать пунк­тына мөрәҗәгать итәргә була.
– Гариза белән хәбәр арасында аерма нәрсәдә?

Лилиана Славкина.

Автор  фотосы.

Тулы материал газетада (№74).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X