Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алинә Заһитованың әтисе Илназ Заһитов бүген "Пусть говорят" тапшыруында катнашты.

"Олимпия чемпионы әтисе булу бик зур бәхет. Мин генә түгел, минем гаиләм дә бик бәхетле", - диде быел Пхенчханда узган Олимпия уеннарында "алтын" медаль яулаган спортчы Алинә Заһитованың әтисе Илназ. Ул бүген "Беренче канал"дагы "Пусть говорят" тапшыруында катнашты. 

Илназ Заһитов сүзләренчә, хәзер Алинә салкын тидереп, югары температура белән "ята". 

Олимпия чемпионын ничек тәрбияләргә дигән сорауга Илназ Заһитов: "Баланы яратырга һәм аңа ышанырга кирәк. Берничә тапкыр без фигуралы шуудан китәргәме әллә, башка юнәлештә үзен сынап караргамы дип тә карадык. Хатынымның әнисе дә, мин дә шул фикердә идем. Әмма хатыным аңа ышанды. Хатыныма рәхмәт", - дип җавап бирде.

Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алина Загитова олимпиада медальный зачет олимпиада в пхенчхане