Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алименты булганнарга чикләүләр кертелә

Суд приставларының федераль хезмәте алиментлар буенча бурычлары булганнарга автомобильдә йөрү өчен имтихан тапшыру һәм башка дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген чикләүне тәкъдим иткән.

Шундый закон проектын РФ Юстиция министрлыгы әзерли, һәм бу инициативаны МВД да яклап  чыккан. Бу хакта РФның Баш суд приставы Дмит­рий Аристов хәбәр итә.

Аристов бурычлыларның милек булмаган шәхси хокукларын чикләү юлы белән барырга кирәклеген белдерә.
Мәсәлән, транспорт чарасын теркәү хокукын чикләү.
– Бурычың бар икән, синдә нинди машина булырга тиеш инде?, – ди суд приставы.  – Алиментлар буенча бурычың бар икән, акча җый, җәяү йөр, җәмәгать транспортыннан файдалан.
Аристов сүзләренә караганда, МВД мондый чикләүләрне алиментщикларга гына түгел, ә башка төрле бурычлары булганнарга да кулланырга кирәклеген белдерә.
Билгеле булганча, хәзер 77 мең татарстанлы бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: за долги по алиментам выезд за границу ограничения