Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алимент түләмәсәң җинаятьчегә әйләнәсең

– Быел гыйн вардан алимент түләмәгән өчен җаваплылыкның тагын да артуы турында ишеттем. Бу чыннан да шулаймы?

– РФ Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсенә 2021 елның 30 декабрендә үзгәрешләр кертелде, – дип аңлатма бирә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова.– 2022 елның 10 гыйнварыннан түләнеп тә, ул тулы күләмдә булмаса, бурычлыга карата җинаять эше ачарга мөмкиннәр.


Төзәтмәләр кертелгәнче, алиментын бернинди сәбәпсез берничә тапкыр түлә мәүчеләргә башкарма эш кузгатылган көннән алып җаваплылык каралган иде.
Әлеге маддәнең искәрмәсендә җинаять кылган зат, әгәр дә ул балигъ булмаган шулай ук унсигез яшькә җиткән эшкә яраксыз балаларны яки эшкә яраксыз ата-аналарны Россия Федерациясе законнары белән билгеләнә торган тәртиптә тоту өчен акча түләү бурычын тулысынча капласа, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев