Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алимент түләмәүче җинаятьче булып санала

Хәзер балигъ булмаган балаңны яисә ярдәмгә мохтаҗ ата-аналарыңны караган өчен түләмисең икән, җинаять җаваплылыгы каралган. Бу хакта шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова аңлатма бирә.

Россия Федерациясе Гаилә кодексы ата-аналарга балигъ булмаган һәм шулай ук ярдәмгә мохтаҗ эшли алмаган балаларын карау бурычын куя.  Бу балалар тулысынча дәүләт тәэмин ителешенә күчерелеп, ата- аналары  ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсәләр дә,  үз бурычларыннан азат ителмиләр.  Шулай ук Гаилә кодексында эшкә яраклы  балигъ булган балалар үз чиратларында  мохтаҗ ата-аналарын ярдәмсез калдырырга тиеш түгел.
Хәзер алимент күп тапкыр түләнмәсә җинаять җаваплылыгы кузгатыла. Әлеге җинаять өчен бер елга кадәр төзәтү эшләре яисә  шул ук срокка мәҗбүри эш, яисә өч айга кадәр арест, яисә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү карала ала.
Шулай итеп, әгәр дә ата-ана бер сәбәпсез суд карарын яисә алимент түләү турында нотариаль килешүне бозып, түләүдән качса, андый ата- ананы административ җаваплылыкка тартып була. Әгәр дә ул  алимент түләмәүне дәвам итсә, аны җинаять җаваплылыгына тарта алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алименты