Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алексей Песошин киләсе атнада Яшел Үзәндә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр белән очраша

Моңа кадәр ТР Премьер-министрының тузган торакта яшәүчеләр белән очрашуы 9 апрельгә планлаштырылган иде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин киләсе атнада Яшел Үзәндә авария хәлендәге торакта яшәүчеләр белән очраша. Моңа кадәр очрашу 9 апрельгә билгеләнгән иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Мәскәүгә ашыгыч командировкага китү сәбәпле, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның  9 апрельгә 14.00 сәгатькә планлаштырылган авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән очрашуы күчерелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Премьер-министр халыкны бер атнадан соң шушы вакытта кабул итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Фото: архив/Илсөя Завилейская

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев