Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр ТЫГИН: «ҮЗ ӨЕГЕЗГӘ БУЛСА, ДӘҮЛӘТ БИРӘМ ДИП ТОРГАН АКЧАДАН КОЛАК КАКМАС ИДЕГЕЗ!»

Норлат авыл җирлегендә авыл җыены һәрвакыттагыча тыныч узды. Зур кунак – тр дәүләт советы депутаты Юрий Камалтынов та норлатлыларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланды. Димәк, проблемалар булса да, хәл ителә, дигән сүз.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сораулар, зур проблемалар булмауга да шатлана ул, Яшел Үзәннең  башка төбәкләрендә хәл шактый кискен тора югыйсә.

Төп проблема, башка авыл җирлекләрендәге шикелле үк – үзсалым акчасының тиешенчә җыелмавы. Түбәндәге саннардан барысы да  аңлашыла, сүзләр артык.  «Әгәр үз өегез, йортыгыз өчен дәүләт шундый программа тәкъдим итсә, мондый мөмкинлекне  беркем дә кулыннан ычкындырмас иде. Ә сез...», – дип кенә  битәрли алды район башлыгы да.
2017 ел нәтиҗәләре буенча авыл инфраструктурасы үсешенә максатчан программалар һәм Ренат Мистаховның спонсорлык ярдәме буенча 46 млн сум акча инвестицияләнгән.  Бу Норлат авыл җирлеге  өчен Советлар Союзы заманыннан бирле  колоссаль сумма!
 Җыенда күтәрелгән сорауларны  кабат  язып торуда мәгънә юк,  авыл өчен җан атып яшәүчеләр  җыенга килгәннәр һәм борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Ә проблемалар  барлык авыллардагыча берүк: сукбай этләр,  авыл уртасында чүплек оялары,  аллаһтан да курыкмый, халык­тан да оялмыйча көмешкә сатучылар, бомжлар, җирне рәсмиләштерү һ.б. Ә менә узган елда башкарылган эшләргә күпме сарыф ителү турында  белү кызык. Бәлки, миллионнар сарыф итеп төзелгән  биналарга, ватылмасын-җимерелмәсен дип, саг­рак  карарга өйрәнер идек.

НОРЛАТ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНӘ 2017 ЕЛДА ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАЛАРЫ БУЕНЧА БИРЕЛГӘН АКЧАЛАР ҺӘМ БАШКАРЫЛГАН ЭШЛӘР хакында газетаның җомга санында (№12) бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район сход граждан Нурлаты