Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдалау масштабының чиге юк

Яшел үзәнлеләр ялганчылар тозагына эләгүләрен дәвам итә.

Эш узгач, акчаларны югалткач кына алар полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Узган атнада булган берничә очракны язмыйча мөмкин түгел. Чөнки шактый суммалар ялганчылар кесәсенә күчкән.

55 яшьлек яшел үзәнле, мәсәлән, банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктатырга кирәклеген аңлатып шалтыраткан затка ышанып, үзенең банк картасыннан 364500 сум акчасын алдырган. 70 яшьлек ханым да шундый ук юл белән алдаучылардан 103700 сум акчасын урлаткан. Никадәр оста алдалый беләсең, шуның кадәр башкалар исәбенә байый аласың дигән сүз инде бу. Ә безгә, үзебезгә дә игътибарлырак булырга иде, шалтыраткан һәркемгә ышанырга димәгән.
Аферистлар шәхси затларны гына түгел, зур заводларны да алдый. Менә шулай, Яшел Үзән предприятиесенең икътисадый куркынычсызлык хезмәте хәбәр иткәнчә, килешү нигезендә товар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә бушатылыр га тиеш булган, әмма билгесез зат аның урыны үзгәрүе турында хәбәр итеп, 10528792,37 сумлык товарны үзләштергән. Аның Мәскәү өлкәсендәге Ногинский районының Ново авылында бушатылуы билгеле. Әлбәттә инде, бар очраклар да хокук сакчылары тарафыннан җентекле каралачак, тикшереләчәк. Мошенникларның тотылуларына өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев