Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдагы өч сәгатьтә давыллы җил көтелә

Татарстан башкаласында җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч сәгать эчендә җил-давыл көтелү турында кисәтү таратты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан башкаласында алдагы өч сәгатьтә давыллы көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәргә мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә хәрәкәт вакытында бик сак булырга, ерак араларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Һава шартлары бозылганда, җәяүлеләргә урамдагы реклама такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш ителә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: синоптики сообщили шторм