Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Албаба – Las Vegas – кая барып чыктык без?

Ел саен яңа ел алдыннан шәһәребезгә керә торган стела янында нинди дә булса үзенчәлекле язу барлыкка килә.

Һәм һәрвакыттагыча халык арасында шау-шу уята. Чөнки биредә башка районнардагы кебек  шәһәр исеме генә язылмаган. Мәсәлән, 2015 елда «Зеленодольск – это вам не Рио-де-Жанейро», 2016 да «Зеленодольск: город чистых отношений», ә инде аннан билгеле мультфильмнан гыйбарә «Жил-был пес»: «Ты заходи, если что», – дип язылган иде. 
Быел да искәрмә булмады, «туды», «сюды» дип юл күрсәткечләре язылган беренче карашка аңлашылмый торган корылма барлык­ка килде. Халык аптырашта калды, бу креатив язулар кемгәдер кызыклы тоелды һәм гадәттәгечә, ризасызлык белдерүчеләр дә интернет челтәрендә бихисап булды.  Имеш хакимият юкка акча сарыф итә, шул ук вакытта юморны аңлаучылар да күп. Албабага Париж аша, ә Лас- Вегаска Мамадыш аша барырга тәкъдим итсеннәр әле. Иң өстә 180 градуска борып куелган ук «И... алга! Казан» дип күрсәтә. Бу архитектура корылмасы тулысы белән эшләнеп бетмәгән булган икән. Чәршәмбе кичен ул яңа төсмер алды. «Зеленодольск. Везде хорошо, здесь лучше» дип өстәп тә куйгач, мәгънәсе үзгәрде.
– Әлеге идея коллектив белән бергә тормышка ашырылды. Монда архитектура, мәдәният, хакимият бүлеге белгечләре, хәтта реклама компанияләре дә катнашты. Гади генә язу, әмма йөрәк аша эшләнде. «Как в сказке, чем дальше, тем страшнее», – дигән язуларны һәр кеше үзенчә уйлый һәм аңлый. Тик шунысын да онытмыйк, әкияттә нинди генә маҗаралар булса да, яхшылык яманны җиңә һәм ул бик матур тәмамлана, – дип сөйли ел да берәр «мөгез» чыгаручы хөрмәтле баш архитекторыбыз Юрий Герасимов.

«Яшел Үзән» журналистлары беренчеләрдән булып, шәһәргә керү урынын фотога да төшереп кайтты. Йә, сездә нинди фикерләр, Яшел Үзән кунакларын каршы алучы төп стела ошыймы? 
ВКдагы биттә комментарийларыгызны калдырыгыз.

Илсөя Завилейская фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    мина ошады, кызык язма))

    Теги: стела Зеленодольск