Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Албаба - Las Vegas – кая барып чыктык без?

Ел саен яңа ел алдыннан шәһәребезгә керә торган стела янында нинди дә булса үзенчәлекле язу барлыкка килә. Һәм һәрвакыттагыча халык арасында шау-шу уята.

Чөнки биредә башка районнардагы кебек кенә шәһәр исеме язылмаган. Мәсәлән, 2015 елда “Зеленодольск – это вам не Рио-де Жанейро”, 2016 да “Зеленодольск: город чистых отношений”, ә инде аннан билгеле мультфильмнан гыйбарә “Жил-был пьес”: “Ты зоходи, если что”, – дип язылган иде.

Быел да искәрмә булмады, “туды”, “сюды” дип юл күрсәткечләре язылган беренче карашка аңлашылмый торган стела барлыкка килде. Халык аптырашта калды, бу креатив язулар кемгәдер кызыклы тоелды һәм гадәттәгечә, ризасызлык белдерүчеләр дә бихисап булды. Бу архитектура корылмасы тулысы белән эшләнеп бетмәгән булган икән.

Кичә кичен ул яңа төсмер алды. “Яшел Үзән” журналистлары беренчеләрдән булып, фотога төшереп кайтты. Йә, сездә нинди фикерләр, Яшел Үзән кунакларын каршы алучы төп урын ошыймы?

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мне очень нравится,весело с юмором,тем более Албаба-это моя станция.

    Теги: стела Зеленодольск на въезде в город

    2
    X