Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Акварели» торак комплексы: кер дә яшә!

Кеше гомерендә торак сатып алу – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Чөнки фатир ул күлмәк түгел, еш алыштырмыйсың һәм киләчәктә рәхәтләнеп, тыныч күңел белән яшәр өчен аның бар яктан уңайлы һәм сыйфатлы булуы да бик әһәмиятле.

Соңгы елларда шәһәребез күзгә күренеп үзгәрә, бер-бер артлы күп катлы йортлар калкып кына тора. Мирный бистәсендә төзелүче «Акварели» торак комплексы ачык төсләр белән бизәлгән, күзне әллә каян кызыктырып торучы үзенчәлекле йортлары белән аерылып тора. Әлеге комплекста инде 5нче йорт сафка басып килә, агымдагы елның дүртенче кварталында ул кулланышка тапшырылачак. «Акварели» торак комплексы сатып алучыларны нәрсәсе белән җәлеп итә һәм башка йортлардан аермалы буларак өстенлеге нидә? Бу һәм башка сорауларга җавапны эшлекле иртәнге аш өстәле артында «Акварели төркеме» җәмгыяте директоры Руслан Гыйсмәтуллин, финанс директоры Гөлшат Сафиуллина, сату буенча менеджер Гөлнур Ганиева белән ачыкладык. Бу очрашуга «Жилград», «Наша столица», «Окей», «Выбор+», «Мирэль» күчемсез милек агентлыгыннан риэлторлар һәм «Сбербанк», «Ак Барс Банк» вәкилләре дә чакырулы иде. Нәкъ менә шушы банклар ярдәмендә кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Алар бу очрашудан соң, конкурентлар түгел, ә партнер буларак хезмәттәшлек итәчәк.
«Акварели» торак комплексы сатып алучыларны шуның белән үзенә җәлеп итә – фатирларны алуга, кереп яши аласың. Ремонт ясап азапланасы, кабат акча чыгарасы юк. Мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника, даруханә, ике зур гипермаркет, бассейн, боз сарае һәм башка кирәкле булган инфраструктура якында гына. Киләчәктә Мирный бистәсендә яңа мәктәп төзеләчәк. Моннан дүрт ел элек ялан кырда салына башлаган комплексны бүген танырлык түгел. Яшәү өчен комфортлы шартлар булдыру – биредә иң төп максат. Кешеләрнең иминлегенә, тынычлык һәм тәртипкә, шулай ук аерым игътибар бирелә, биредә хәтта полиция пункты да бар. Ә күз явын алырлык балалар мәйданчыгына күрше йортта яшәүче малай-кызлар да еш килә.
– Чит балалар булмый, алар барысы да безнеке. Ишегалларын һәркем  рәхәтләнеп ял итсен, әниләр бала коляс­калары белән һава сулап йөрсен дип ясыйбыз. Комп­лекстагы спорт стадионына район башкарма комитеты белән сөйләшеп, тренер да билгеләдек. Аның эш графигы һәркем белеп торсын өчен һәр подъездга язып эленде. Агачлар, куаклар утырттык. Киләчәктә төзеләсе яңа парк­ның проекты эшләнеп килә. Анда гаилә белән ял итәргә, урманга бармый гына шашлык пешерергә дә мөмкин булачак. Әдәплелек кагыйдәләрен саклап, яңача форматта яшәргә өйрәнергә күптән вакыт! – дип сөйли директор Руслан Гыйсмәтуллин.

Төзелеш материаллары сәламәтлеккә нинди йогынты ясый икән дип шикләнергә кирәкми. Һәр материалның сертификаты бар, сыйфаты югары. Сайлап алу мөмкинлеге дә зур: төзүчеләр тарафыннан фатирлар төрле планировкада проектланган. 18дән 90 м² мәйданны биләүче студиядән алып, 3 бүлмәле фатирга кадәр бар. Димәк, үз ихтыяҗыңа һәм кесә калынлыгына карап, җаның теләгәненә, һичшиксез, туктала аласыз.  
Базар бәясе мониторингы буенча карасак та, «Акварели» торак комплексы фатирлары иң арзаны. Мисал өчен, Казанда бер бүлмәле фатир 2 млн 500 мең сум торса, биредә сез 1 млн 600 мең сумга алыр­га мөмкинсез. Булачак торакларыгызның планировкасы белән www. akvarelidom.ru сайтында таныша аласыз. Сорауларыгыз булса,

8 (84371) 72-000, 8(843) 248-72-00 телефоны аша шалтыратыгыз. «Акварели» торак комп­лексы һәр сатып алучының зәвыгын, таләпләрен исәпкә алып эш итә.

Реклама хокукында.

Торак йортның техник шартлары һәм бәяләр белән газетабызның җомга санында (№20) таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск квартиры Акварели