Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегеттә янгын

Төн уртасында Космонавтлар урамындагы беренче йортта чыккан янгынны сүндерү өчен иң беренче булып үзенең тракторы белән авыл янгын сүндерүчесе килеп җитә.

Яшел Үзән районы Акъегет авылында бүрәнә йортта янгын шимбә кичендә чыккан.

Норлаттан да, Ачасырдан да  киләләр, халык та сүндерешә. Әмма 81 кв. м мәйдан  хуҗалык корылмаларын саклап калып булмый, янып көл була. Йорт хуҗасы 84 яшьлек картның 35 процент тәне  пешеп (янгыннан чыкканда верандада  абынып егыла) , үзәк район дәваханәсенә җибәрелә.

 

Янгын турында беренче сигнал 1сәгать 20 минутта алына, 2 сәгать 17 минутта янгын нәтиҗәләре юкка чыгарылды, дип бирелә атналык сводкада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев