Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегеттә бәйрәм үткәрелми имеш

«Күңелемдәгесен әйтәм»дә Акъегеттә чара узмый дип зарланучыларны күреп аптырашта калдым.

Башка авыллар бәйрәмнәренә кызыгып утырасы түгел, бездә дә була аны уздырып, бергәлек булганда. Ә авыл бәйрәмен оештыруны аерым кешеләргә генә сылтап калдырудан мәгънә юк. Аның чыгымнары күп. Ә аны кем күтәрергә тиеш? Бәйрәм саен акчаны мәчеттән сорап, йә булмаса, үз кесәңнән салып булмый. Алар үзләре дә сәдака акчасына көн күрә. Бәйрәм авылныкы икән, аңа җитәкчелектән башлап һәр кешенең, матди яктанмы ул, әхлакыймы, үз өлешен кертүе зарур. Менә булыр шул вакытта авыл бәйрәме! Нишләптер бу көнгә кадәр «Әйдәгез, бездә дә оештырыйк бәйрәм», диючесе булмаса да, газета кадәр газетага язучысы табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев