Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегетлеләр һәрвакыттагыча актив

Акъегет районда үзсалым акчасын иң зур суммада җыючы авыл җирлеге иде.

Шуңа да башкарылган эшләр барысы да күз алдында, алар бихисап. Бер сумга дүрт сум өстәп бирелүче үзсалым программасы авыллар өчен, әлбәттә, нык ярдәм.

Бу җирлек быел да үзсалым акчасын 500 сумнан җыярга әзерләнә. Халык бүген референдумда үз тавышын бирә. 12 сәгатькә инде халыкның 45,5 проценты үз тавышын биргән иде.

Акъегеттә 107 кеше, Бакырчыда 93, Сүнчәләйдә 75 кеше активлыгын күрсәттеләр инде. Калган авылдашларны көтәбез! Кәефләре бәйрәмчә, туган авылыңның киләчәге өчен битараф булмаучыларга афәрин диясе генә килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X