Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрне онытмас

Соңгы елларда онытылган бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны барлау, халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан танышуга игътибар арта бара.

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары тирән мәгънәгә ия. Алар кешегә төрле яклап тәрбияләнергә ярдәм итә. Теге яки бу бәйрәмдә катнашу кешенең тормыш тәҗрибәсен баета, нинди дә булса характерлы сыйфат тәрбияләү чарасы булып тора, милли үзаң үсүенә йогынты ясый, җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау була.
Акъегет мәктәбендә, җирле «Ак калфак» оешмасы белән берлектә «Гасырлардан  гасырларга халкымның гореф-гадәте, кул эшләре,һөнәрчелек бабаларым үрнәге» дигән баш астында тирән эчтәлекле чара  моның ачык мисалы булып тора. Зал милли төсмер белән бизәлгән иде. Сөлгенең борынгы бабаларыбыз чорында чигелгәннәреннән алып бүгенге көнгәчә эшләнгәннәре. Чигешләрнең ниндиләре генә юк.
Бәйрәм эшлекле төсмер алды. Авылыбызның оста йон эрләүчесе Гөлсинә Сираҗетдинова  йон эрләү буенча, сөлге чигү остасы Сания Ибатуллина  сөлге чигү буенча, чигү остасы Фирдәүсә Измаилова  бик матур стена чигеше буенча, калфак тегү остасы Ризәлә Әлмиева калфак тегү буенча, Гөлсәрия һәм Хәмидә Моталлаповалар  башмак, юбка, шәл, кофта бәйләү буенча осталык дәресләре күрсәтте. Әле алай гынамы  соң, челтерәп аккан чишмә тавышы кебек җыр да суздылар. Аларга алмашка үсеп килүче мәктәбебез укучылары Алия, Раилә, Ләйсән, Язилә, Ландыш та кушылды. Ә менә Әдилә Салихова, Айзилә Бикмуллина һәм Зиннурова Илсөяр үзләренең бүгенге көн кул эшләре белән  залны шаккатырдылар. Алар мамыктан, махсус кәгазьләрдән, ленталардан әйберләр ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте.
Кичәгә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе  Кадрия Идрисова  югары бәя бирде.  – Өлкән буын киңәшләрен тотып эшләгән буын һич тә үзенең йолаларын, гореф-гадәтләрен югалтмас,онытмас. Мин Акъегет авылы халкына сокланам, барысы да бердәм булып эшне башкаралар, – диде.
Шулай ук бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова, мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методис­ты Роза Сәлахова, 10нчы балалар бакчасы татар теле белгече  Эльвира Мөхәммәтҗанова да үзләренең җылы фикерләрен җиткерде.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Гөлинә Саттарова.
Акъегет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Акъегет авылы гореф-гадәтләр татар халкы йолалар тәрбия

2
X