Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчаны кайсы банкка ышанып тапшырырга була?

– Илебездә көн саен нинди дә булса банк ябыла. Акчаларны «янмаслык» итеп банкка ничек саклауга бирергә? Ышанычлы банкны нинди критерияләргә карап сайларга?

– Ышанычлы банк сайлыйсы авыр түгел. Иң мөһиме – төп кагыйдәләрне саклау. Онытмагыз:
•Ышанычлы банклар югары процентлар тәкъдим итми. (67%).
•Банкның репутациясенә дә игътибар итәргә кирәк. Кризиска бирешмәү факты да банкның стабильлеге турында сөйли.
•Сез сайлаган банкның вкладларны иминиятләштерү системасында катнашуы турында белешү дә бик мөһим, чөнки берәр нәрсә була калса, бу очракта гына акчаларыгызны кайтара алачаксыз.
•Һәр банкның үз рейтингы бар. Ул югарырак булган саен, финанс оешмасы ышанычлырак.
•Зур банкларның ил буйлатып һәм чит илләрдә дә банкоматлары һәм филиаллары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: деньги под проценты