Акча азык, кием-салымга гына җитә
49,4 процент россияленең акчасы бары азык-төлек һәм кием-салымга гына җитә. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли. Һәм мондый гаиләләрнең саны артуга таба бара.
14,1 процент россияле исә, азык-төлектән тыш, башка берни дә сатып ала алмый. Җитмәсә, торак- коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән дә кыенлыклар кичерә.
Моннан тыш, азык-төлеккә, кием-салымга һәм төрле товарларга акчасы җитәрлек булса да, әмма эрерәк товар, әйтик, фатир яки машина сатып ала алмаучыларның (ягьни, урта хәллеләрнең) саны -31,7 процент икән.
Россиядә яшәүченең бары 2,7 проценты гына теләгән һәр нәрсәсен сатып алу мөмкинлегенә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев