Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акчаны кире кайтарасым килә

Казан шәһәрендәге бер автосалонда, алдан түләп, автомобильгә заказ бирелде..

Килешү нигезендә, түләгәннән соң 15 көн эчендә товарны китерергә тиешләр иде. Әмма инде бер ай узды, тик сатучы, ПТС юклыгын сылтау итеп, автомобильне бирү буенча үз бурычын үтәмәде. Килешүдән баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкинме? Һәм бу очракта сатучыга нинди җаваплылык йөкләнә?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1нче маддәсе нигезендә, сатучы сату-алу килешүе буенча башлангыч түләүне кабул итеп алып, товарны тапшыру бурычын вакытында үтәмәсә, кулланучы товарны кайтаруның яңа срогын билгели яки товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Шул ук вакытта кулланучыга сату-алу килешүендә билгеләнгән башлангыч рәвештә түләнелгән товарны тапшыру срогын бозу аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итү хокукы да бирелә. Моннан тыш, сез товарны кайтару срогы чыкканнан соңгы һәр көн өчен баштан түләп куелган сумманың 0,5 проценты күләмендә «неустойка» түләтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев