Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак яулыклы газиз әнием

Күпне күреп, күпне кичергән газиз анам, ветеран мөгаллимә Сафина Иркә Галиулла кызының туган көне нисбәтеннән

Ак яулыклы газиз әнием!

Әйтер сүзем ихлас күп минем:
Гомер узып инде картайсам да,
Һич картаймый икән бу күңел!

Сиңа карап шулай яшәрәмен,
Сабый чагым гүя каршымда.
Сыенганда җылы кочагыңа
Онытамын барсын,  барсын да!

Бәла-каза, шатлык-кайгы килсә,
Рәнҗетсәләр юкка, нахакка,
Сиңа ачам эч-серләрем, әни,
Синең йөрәк түзә барсына.

Күпне күргәнсең син дөньялыкта,
Михнәт белән үткән көннәрең.
Укыгансың, укыткансың, әни,
Йокламыйча хәтта төннәрен.

Син ураган чакрымнарны, әни,
Норлат белән Шырдан арасын
Бүген яшьләр атна саен таптап
Сездәй  менә үтеп карасын!
Юк шул инде, машиналар чаба,
Асфальт юлдан яшьләр элдерә,
Кая инде бүген җәяү йөрү:
Җәяү йөрү кеше көлдерә!

Көзге ачы җилләр  салкын булган,
Кышның зәһәр суыклары тагын да,
Сез укыган ачлы-туклы йөреп,
Сезнең башлар күргән барсын да!

Сез  кичергән сугыш чоры, әни,
Яңартадыр кабат хәтерне,
Сабыйларның ачы күз яшьләре
Елатырлык каты бәгырьне.

Ватан өчен, ил язмышы өчен
Көрәш барган авыр елларда
Синең эзләр  калган, газиз анам,
Кар-буранлы кышкы юлларда.

Синең эзләр калган кара көздә,
Язгы ташу  шашып акканда,
Борчылгандыр газиз анаң, әни,
Тәрәз аша  төнгә бакканда.

Шушы  юллар, кырыс чорлар аша
Киләчәккә сине илткәннәр,
Сабыйларга белем бирә-бирә
Бер-бер артлы еллар үткәннәр.


Шулай, әнкәй, әрни-сыкранмыйча
Син үткәнсең гомер юлларын.
Аңа шаһит чал чәчләрең синең,
Авыр хезмәт күргән кулларың.

Син укыткан сабый балалар да
Күптән инде  дөнья куалар.
Алар бүләк иткән ал чәчәкләр
Тәрәз төпләрендә сулалар...

Аларның бит гомере  кыска була,
Вакыт җиткәч кинәт коела,
Язмышлар да шул чәчәкләр ахры,
Миңа, әни, шулай тоела...

Ак яулыклы газиз әнием минем,
Син картайма, бәгырем, картайма,
Син булмасаң якты җир йөзендә
Дөнья шыксыз, дөнья тар миңа.

Табигатьнең гүзәл фасылы ул
Тәңре биргән алтын көзләре,
Гомернең дә моңсу көзләре бар,
Яшә, әнкәй, яшә син әле!

Син бит көчле, әни, син бирешмә
Картлык дигән сырхау-чирләргә.
Сезнең буын  рухы, көче белән
Үрнәк бит ул сәрхүш ирләргә.

Кайтыр юлга чыксам, күңелем сизә,
Син көтәсең кайтыр көнемдә.
Моңсуланып озатып каласың син
Мин киткәндә капка төбендә.

Йөрәк әрни сиңа карап, әни,
Кайчакларда килә елыйсым.
Картаймасын өчен газиз анам
Нәрсә эшлим, ниләр кылыйм соң?

Тәрәзәмне сары яфрак кочкан,
Әйтерсең лә  анам куллары,
Аналар да зарыгып тәрәз коча,
Кайтмый калса газиз уллары...

Ак яулыклы газиз әниемнең
Догалары күңелем түрендә.
Мин кайтырмын, әни, син көт мине,
Тәрәз утың берүк  сүндермә...

Ирек Сафин.
Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур шигырь.Никадэр энине ярату...Бэхет эни кешегэ баласыннан шундый сузлэр ишету.Хэрбер эни жир йэзендэ кадерле булсын иде.