Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак калфаклы Сөмбелә – уңыш патшабикәсе

Жәл. Жәл, шундый матур, милләтебез рухы, халкыбыз йоласы төсмерләре, 30-50 ел элек булган моң һәм сафлык белән сугарылган искиткеч чараны киң тамашачы күреп хозурлана алмады. Сүзем, Норлат авылының «Ак калфак» оешмасы, аның биредәге җитәкчесе шәхсән, Роза ханым Ягудинаның инициативасы, тырышлыгы белән һәм районыбызның Олы Ачасыр, Мулла Иле, Олы Шырдан авылларының ак калфаклы кызлары катнашында узган «Сөмбелә» музыкаль кичәсе турында.

Язмамны «жәл» сүзе белән башласам да, кызганыч сүзен кулланасым килмәде. Туры килми ул сүз бу гүзәл бәйрәмгә. Ә шулай да күңелдә, эх, башкалар да күрсә иде, дигән теләк калды. Ник, дигәндә, бүгенге уңышны җыеп алыр өчен җәй буе хезмәт иткән авыл уңганнарына сәхнәдән күрсәтеп, физик яктан гына түгел, рухи яктан да рәхәтләнеп ял иттерерлек искиткеч шәп тамаша иде ул.
Бу көнне Норлатның үзәк урамында урнашкан кафе ишек төбеннән үк көзге нигъмәтләр һәм күз явын алырлык табигать байлыклары белән бизәлгән иде. Болар барысы да уңыш бәйрәме «Сөмбелә»гә килүчеләрнең күчтәнәчләре: яшелчә, җиләк-җимешләрдән матур итеп кәрзиннәрдә ясалган композицияләр, яфраклардан, миләш-баланнардан торган бәйләмнәр бирегә килүчеләрне көзге муллык атмосферасы белән каршылады.
Һәрбер халыкның, тамырлары белән ерак үткәннәргә барып тоташкан һәм бүгенге көндә милли бәйрәм булып кабат «терелеп» килүче үз традицияләре һәм йолалары бар. Татар халкының шундый бәйрәмнәренең берсе – «Сөмбелә». Ул күңел ачу өчен сәбәп кенә түгел, ул – яздан көзгә кадәр башкарылган хезмәткә нәтиҗә ясау һәм уңыш җыеп алынгач үткәрелә. Бүгенге көндә онытылып юкка чыга язган халкыбызның менә шундый матур бәйрәмен күрсәтте районыбызның «Ак калфак» оешмасы. Алга таба «Сөмбелә»нең бина кысаларыннан чыгып, Сабантуй кебек колачлы итеп оештырылачагына өметләнәбез. Ак калфаклыларның максатлары да бит нәкъ шундый: татар халкының гореф-гадәтләрен кире кайтару һәм саклау.
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотолар аз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Роза Илдусовна ,эффэрин,так держать!!! Сохранить и передать истоки наших предков это большая Ваша заслуга.Вы не только инициативный организатор,но и эрудированный человек с горячим сердцем и пламенной душой.Удачи Вам!!