Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак калфак»лы көрәшче нәфис затлар

Энҗе сәйләннәр белән бизәлгән кечкенә генә калфакларын кырын салып киюче туташ һәм ханымнарның кемнәр икәнен, аларның, хәзерге заманда кулланыштан төшеп калган баш киемен чигү өчен генә «Ак калфак» җәмгыятендә тормауларын күпләрегез белә. Әйе, Татар конгрессы берләшмәсе белән тыгыз бәйләнештәге милли җанлы бу гүзәл затлар, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне саклау, аларны хәзерге буын яшьләренә сеңдерү юнәлешендә күп эш башкара.

Районыбыздагы «Ак калфак»ның иң актив кызларының берсе, «Йолдызлык» балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшләүче Эльвира Мөхәммәтҗанова (рәсемдә) күптән түгел генә Чиләбегә барып тәҗрибә уртаклашып кайткан. Әлеге җәмгыятьнең җәйге яллар алды  йомгаклау утырышында да шунда уздырылган «Татар кызы. Нәни энҗеләр» бәйгесе буенча фикер алышынды. Андый, Татарстаннан барган вәкилләрне дә сокландырып таң калдырырлык югары дәрәҗәдә оештырылган  чараның башлангычы ерак себер җирләрендә шытуы әрләндерә, әлбәттә. Моны, андагы татарларның активлыгы һәм юмартлыгы белән аңлатып буладыр. Чөнки бер генә конкурс та финанстан башка уза алмый, ә бездә милләтебезне саклау юнәлешендә башкарылган хезмәтләрне күтәреп алучыларга һәм булышырга атлыгып торучыларга кытлык. Әмма, бернинди дә киртәләргә карамый, бәйгене киләсе елларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уздырырга карар кылдылар. Эльвира бу йөкләмәне дә, моңа кадәр оештырган татар рухлы күркәм һәм тирән мәгънәле чаралары дәрәҗәсендә башкарып чыгар әле.
– Без ел дәвамында конгресс белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Балалар бакчалары, мәктәпләр генә түгел, гасырлар дәвамында югалмыйча безгә килеп ирешкән халкыбыз мирасларын саклап калу буенча авылларда да бик күп эшләр башкарыла, – дип сүз башлады Яшел Үзән районында «Ак калфак» җәмгыятенең җитәкчесе Гөлинә Саттарова. – Нигә әле «Татар кызы» бәйгесен үткәрмәскә? Беренчесен үк республика күләменә күтәрергә димәгән. Тотыныйк балалар бакчаларыннан, шуннан башлана бит инде ул. «Яшел Үзән» газетасында яктыртылган төп нигез мәсьәләсен, шулай ук, читтә калдырырга ярамый. Бу уңайдан беренче чараны Сүнчәләйдән башларбыз да, мөгаен.
«Ак калфак»’ һәм Татар конгрессы оешмалары берлегендә алып барылган һәр эшне, проектны газетабыз битләрендә яктырту мөмкин түгел. Һәр авыл җирлегендә диярлек калфаклы активист һәм аның тырышлыгы белән башкарылган хезмәте бар. Бу юлы Олы Ачасырдан Тәскирә Шәйхуллина һәм аның кул астындагы «Зөбәрҗәт» коллективы уңышлары аерым телгә алынды.

Тулы язма газетаның җомга санында (№44).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев