«Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» зур бәйрәмгә чакыра!
Кадерле дуслар! «Ак Барс» суднолар төзү Корпорациясе» барлык яшел үзәнлеләрне һәм шәһәребез кунакларын 30 июньдә зур бәйрәмгә чакыра!
Шәһәр күле
16.00 – «Ракушка» янындагы сәхнәдә балалар өчен анимацион программа. Аниматорлар балалар күңелен күрәчәк, бушлай аттракционнар, остаханәләр эшлиячәк;
17.30 –шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы («Тернополь» кунакханәсе янындагы сәхнәдә). Балаларга бушлай туңдырма таратыла.
18.00 – бәйрәм чарасын тантаналы төстә ачу, махсус чакырылган кавер-төркем катнашында концерт программасы башлану;
21.00 – бәйрәм программасы тәмамлану.
«Авангард» стадионы:
16.00 – Горький заводы командасы белән «Ингушетия» кече ракета корабле экипажы арасында иптәшләрчә футбол матчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев