Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» суднолар төзү корпорация»се директоры Ренат Мистахов котлый!

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс «суднолар төзү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте коллективы исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Бу бәйрәм Ватаныбызга хезмәт итүче, аның милли мәнфәгатьләрен, оборона потенциалын һәм куәтен ныгытуга ярдәм итүче барлык кешеләрне берләштерә.

Илебез тарихы бөек җиңүләр, батырлык, намуслык, кыюлык, ныклык, Ватанны саклаучыларның күп буынына тугрылыкның ачык дәлиле булып тора. Патриотизм һәм гражданлык безнең күпмилләтле халкыбыз өчен һәрвакыт берләштерә торган башлангыч булды. Һәрбер россияле, хәрби посттамы яки тыныч эш белән шөгыльләнәме – ул барыннан да элек үз Ватаны сакчысы. Безнең һәркайсыбыз үз хезмәте белән илебезнең байлыгын һәм данын арттыруга өлеш кертә. Нәкъ менә шуңа күрә 23 февраль бөтенхалык бәйрәме, барлык көчле, батыр, нык рухлы кешеләр көне булды.

Бу бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм локаль конфликтларда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән сугыш хәрәкәтләре ветераннарына аерым котлау сүзләрен юллап, иминлек телибез. Батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Без тарихыбызның героик сәхифәләре һәм өлкән буыннарның Бөек батырлыклары белән горурланабыз, бүген хәрби эстафетаны кабул иткән Ватанның яшь саклаучыларына өметләнәбез.

Кадерле якташлар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм барлык планнарыгызны үтәү өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия телибез! Һәр йортта иминлек, ә туган җиребездә тынычлык һәм аяз күк йөзе булсын! Ватаныбыз ның барлык сакчыларына һәрвакыт бу исемгә туры килүләрен, ә яшь буынга — үз өстенә җаваплылык алып, сүзгә һәм эшкә тугры булуларын телибез. Бәхет, барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар һәм иң изге теләкләр!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе « АҖ» генераль директоры
Михаил Подгорнов,
профсоюзлар ассоциациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев