Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» директоры милли бәйрәмебез белән тәбрик итә!

ХӨРМӘТЛЕ ЯШЕЛ ҮЗӘНЛЕЛӘР, КУНАКЛАР!

Кояшлы җәй таҗы, мул тормыш бизәге – Сабантуй вакыты җитте. Сабантуй – татар халкы тарихының энҗе ташы, горурлыгы, борынгы һәм кадерле бәйрәм. Ул хәзер татарларныкы гына түгел, башка милләтләрнең дә яраткан бәйрәменә әйләнде. Быел да анда бик күп төрле халык шатлыклы һәм күңелле мизгелләр кичерер, ел буена җитәрлек якты һәм җылы тәэсирләр алыр. 
Бу көнне мәйданга чыккан авыл хуҗалыгы алдынгылары – Сабантуйның баш батырлары. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән икмәк үстерүче игенчеләргә, иртәдән кичкә кадәр эшләүче терлекче һәм савымчыларга хөрмәт, почет һәм ихластан рәхмәт! Чөнки, нәкъ менә алар – эшсөяр һәм тыйнак хезмәтчәннәр – илебезне һәм халыкны ашатучылар.
Шулай ук, бәйрәм уңаеннан шәһәр һәм районыбызны тагын да уңышлырак итү өчен намус белән хезмәт итүчеләргә, белемнәрен һәм көчләрен икъдисат, сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, социаль хезмәт, эшмәкәрлек һәм башка яшәү юнәлешләрнә багышлаучы  барлык  яшел үзәнлеләргә, рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
Сабантуй – якты киләчәккә ышаныч һәм бердәмлек символы булып, һәр йортка бәхет һәм муллык алып килсен! Яшел Үзән районы халкына, кунакларга сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Быелгы Сабантуйның якты һәм онытылмас тантана булачагына, барыбызга да күңел күтәренкелеге бүләк итәчәгенә, милли традицияләр, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә яңа көчләр бирәчәгенә, матур гамәлләргә этәргеч булачагына мин ышанам!

Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Бәйрәм белән!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» генераль директоры,
Дәүләт Советы депутаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев