Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорация»се директоры котлый!

Кадерле хатын-кызлар! «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Бу матур язгы бәйрәм бөтен хатын-кызларга карата тирән ихтирамны һәм рәхмәт белдерүне аңлата, гүзәл ханымнарны сөюне һәм чын күңелдән соклануны күрсәтә. Сез – яраткан хатыннарыбыз, әниләребез, сеңелләребез, кызларыбыз, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез – безнең тормышны шатлыкка һәм гүзәллеккә күмәсез, дөньяны матурлыйсыз һәм шәфкатьлелек символы булып торасыз. Сез безгә авыр минутларда ярдәм итәсез, яңадан-яңа уңышларга рухландырасыз һәм  тормышыбызны ямьләндерәсез.
Замана хатын-кызлары ир-атлар белән беррәттән тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышка ирешәләр, шул ук вакытта якыннарын кайгыртырга һәм яратырга онытмыйлар, гүзәл дә булып кала беләләр. Нәкъ менә шулар, нинди генә каршылыклар булса да, безгә  алга барырга һәм иҗат итәргә көч бирә дә инде. Сез, гүзәл хатын-кызларыбыз – безнең тугры көрәштәшләребез һәм акыллы киңәшчеләребез. Без сезнең тормыш оптимизмына, бетмәс-төкәнмәс энергиягезгә, эш белән һөнәри казанышларны хатын-кызларча аралаштыра белүегезгә нык сокланабыз.  Сез – безнең илһам һәм аһәң, иминлек һәм тынычлык чыганагы. Сез булганда – без бөтен авырлыкларны да җиңәргә әзер!   
Хөрмәтле хатын-кызлар, бу язгы көндә сезнең исемгә җылы котлауларның, дулкынландыргыч сүзләрнең һәм мактауларның күбрәк әйтелүен телибез. Тормышыгыз шатлык-куа­нычлар белән тулып торсын. Сезгә һәм якыннарыгызга  ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм имин көннәр юлдаш булсын! Сезгә бәхет һәм саф мәхәббәт телибез!   

Ренат Мистахов,
 «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ профсоюзлар оешмасы рәисе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев