Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән, чын күңелдән, Ватанны саклаучылар көне белән котлауларыбызны кабул итегез!

Патриотизм, көчле рух һәм фидакарьлек Россия армиясенең символына әверелде, ә хәрби батырлык төп ир-ат сыйфатларының берсе һәм шулай булып кала да.

23 февральдә без илебезнең легендар тарихында аны саклаучыларны һәм бүген Ватанга тугрылыклы хезмәт итүчеләрне, Россиянең оборона сәләтен, иминлеген, куәтен һәм бердәмлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез. Батырлык һәм Ватанга тугрылык, намуслылык бәйрәме ватандашларыбызның күп буыннарын берләштерә. Без, бу элемтә данлыклы үткәннәр турындагы истәлекне генә түгел, ә Россиянең киләчәге өчен уртак эшебез белән дә ныгытыр дип ышанабыз. Бүген Россия армиясе һәм флоты актив рәвештә модернизацияләнә, яңа, заманча рәвеш ала, һәм ул - ил иминлеге, җәмгыятебезнең уңышлы үсеше нигезе.
Бу тантаналы көнне без, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, локаль конфликтларда һәм «кайнар нокталарда» хәрби бурычларын үтәгән сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, шулай ук, бүгенге көндә хәрби постта торучыларга, туган йортыбыздан читтә Ватан тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларга аерым котлауларыбызны җиткерәбез. Хезмәтегез тыныч булсын!
Илеңне, кулыңа корал алмыйча да сакларга була. Нәкъ менә шуңа күрә, 23 февраль бәйрәме, вакыт һәм сәяси системалар алмашынуына карамастан, үз Ватаны белән горурланучы һәм аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булган һәр кеше өчен кадерле.
Кадерле якташлар! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ 
генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«Ак Барс» Суднолар төзү корпорациясе» АҖ
профсоюзлар берләшмәсе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев