Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс – Иминлек»: барлыкка килүнең бишьеллыгы

Яшел Үзән филиалы финанс югалтуларыннан 8000ләп клиентны саклый.

2019 елга «Ак Барс Иминлек» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт компания үсеше буенча җитәрлек амбициоз максатлар куя.

– Биш ел элек Яшел Үзән филиалын Ирина Тыгина җитәкли башлады. 2018 елны аның җитәкчелегендәге коллектив нинди кәеф белән тәмамлый соң?
– Биш ел элек минем алда физик затларны иминиятләштерү буенча агентлык челтәрен үстерү бурычы куелды. Турысын гына әйткәндә, эш җиңелләрдән түгел! Агент булып һәркем дә эшли алмый бит, ә инде әйбәт хезмәт хакы алырлык агент булыр өчен зур көч түгәргә һәм ныклап хезмәт итәргә кирәк. Менә шунда ширкәтебез иминият продуктларын көндәшләр күп булган базарда алга этәрү өчен, максатчан команданы беркетү буенча эш башлады да инде. Шулчакта миңа ярдәм иткән, безнең компаниягә ышанган һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килгән хезмәттәшләремә рәхмәтлемен.

– Ирина Александровна, коллективыгыздан кемне аеруча билгеләп үтәр идегез?
– Норлат зонасыннан агентлык төркеме менеджеры – Рәмзия Динарис кызы Нигъмәтуллинаны һәм аның агентлык командасын. Ул иң беренчеләрдән булып безнең филиалда уңышлы эшли башлады. Иминиятләштерү буенча гади белгечлектән директор урынбасары вазифасына менгән Светлана Александровна Малькова. Альбина Айтуган кызы Щурова беренче көннән алып банк секторы һәм түләү эшләре буенча документлар җыю өчен җавап бирә. Ә агентлык төркеме менеджеры Роза Габделәхәт кызы Ибатуллина шәһәр һәм районның 30 агент эшенә җавап бирә һәм ул үз постында тәүлек әйләнәсе диярлек.  Надежда Петровна Павлова – мин аның белән горурланам һәм сокланам. Ул турысын гына әйткәндә эшне «нольдән» башлаган кешеләрнең берсе, чөнки гомере буе укытучы булып эшләгән һәм бервакытта да иминиятләштерү белән шөгыльләнмәгән, үзенең клиентлар базасы булган «букчасы» да юк иде. Тик хезмәт сөючәнлеге, һәм үҗәтлеге ярдәмендә, финанс югалтуларыннан саклаган рәхмәтле клиентлар, иминиятләштерүчеләр саны һәм сумма җыю буенча бүгенге көнгә иң яхшы агент булып тора.

– Узып баручы елда нинди казанышларга ирештегез?
– Коллектив – ул төп казаныш. Безнең зур, дустанә һәм көчле командада 60лап кеше исәпләнә. Һәм аларның һәрберсе рәхмәт сүзләренә лаек. Барысы да «Ак Барс Иминият» ҖЧШ филиалы үсешенә алыштыргысыз өлеш кертә.  Без халыкка төрле тормыш хәлләреннән саклау өчен финанс яклавы тәкъдим итәбез. 2018 елда физик затлар гына да 18,5 млн. сумга иминиятләштерелде. Безнең агентлар Яшел Үзән районының бөтен авыл җирлекләрендә була. Безгә финанс югалтуларыннан саклауны 8000ләп кеше ышанып тапшырды. 

– «Ак Барс» иминлек» 2019 елга нинди максатлар куя?
– Яхшыга омтылган, үзен һәм якыннарын бәяләүчеләр өчен сәламәтлек, милек, җаваплылык һәм материаль муллыкны ышанычлы һәм комплекслы саклауны тәэмин итү. Моның өчен безгә кешенең тормышында иң кыйммәтлесен саклауда ышанычлыкка юнәлдерелгән программалар һәм продуктлар ярдәм итәр дип уйлыйм.

– Сезнең Яңа елга теләкләрегез?
– Яңа елда барыгызга да тормышыгызда тугры дуслар һәм бизнеста ышанычлы партнерлар, азрак проблемалар һәм югалтулар, ә иң мөһиме теләсә нинди хәвеф-хәтәрдән ышанычлы саклануны телисем килә!

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев