Бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә ул модель стандартының барлык таләпләрен исәпкә алып, яңа күпфункцияле мәйданчыкка модернизацияләнәчәк.
"Гамәлгә ашыру вакыты ел ахырына кадәр, киләсе елдан ук балалар китапханәсе яңартылыр дип ышанабыз", — дип сөенечен белдерә Зеленодольск муниципаль районы үзәк китапханә системасы җитәкчесе Алия Хисамова.
"Без 1 миллион сумлык китап алачакбыз, миллион сум җиһазларга һәм миллион сум кәнәфиләргә, өстәлләргә һәм башкаларга биреләчәк. Муниципалитет хисабына ремонт ясалачак. Бу Яшел Үзәннең суперзаманча китапханәсе булачак. Безнең шатлыкның чиге юк!",- дип өстәде спикер.
Нет комментариев