Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агачларны матурлыйбыз!

Сентябрь җимеш агачларын гына түгел, барлык төр куакларны - карлыган, крыжовник, кура җиләге һәм башкаларны кисеп, тәртипкә китерә торган чор.

 Бу, бигрәк тә, искеләре өчен файдалы, чөнки карт, җимеш бирмәгән ботаклары яшьрәкләренә үсәргә комачаулый. Һәм, иң мөһиме ботакларны дөрес итеп кисәргә, агачларга зыян салмаска тырышыгыз. Агачларга «ремонт» ясаган вакытта авыру, корткычлар белән зарарланган ботакларны һич кызганмыйча кисеп атыгыз, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлый. Бакчада һәрвакыт 1-2 булса да яшь үсенте була. Берьеллыкларының очларын өзәргә киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр. Көзен барлык үсемлекләр дә җитәрлек күләмдә дым алып калырга тиеш. Көннәр коры торган очракта, бигрәк тә. Шулай ук, бу чорда аларга калийлы ашлама кертергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев