Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Африка чумасы «йокламый»

Соңгы айларда Россиянең төрле төбәкләреннән дуңгызларда куркыныч авыру – африка чумасы ешаеп китү хакында хәбәрләр килеп тора.

Кыргый кабаннарда да африка чумасы табылган очраклар бар. Менә шулай Чувашиянең Порецкий  участок урманчылыгының 35нче кварталы  территориясендә  кабан үләксәсендә африка чумасы  генетик материалы (ДНК)  табылган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу йогышлы чир турында онытмаска, тиешле профилактика чараларын күрергә бурычлы.
Ветеринария белгечләре даими искә төшереп торалар: чуманың төп чыганагы – авыру терлекләр, димәк, дуңгызларны бары ябык биналарда асрарга кирәк.
  Африка чумасы таралуын булдырмас өчен, дуңгызларга азык-төлек калдыкларын да зарарсызландырып бирү сорала. Куркыныч булмавын раслаучы ветеринария документларыннан башка читтән терлек һәм терлекчелек продукциясен сатып алмаска кирәк.
Йорттагы яки кыргый хайваннар һәлак булганда, яки африка чумасы белән авыруга шикләнгән очракта, кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү зарур.
Физзәт  Фәхретдинов,
Яшел Үзән  районы  дәүләт
ветеринария  хезмәте җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Африканская чума