Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аерым гаиләләргә ташламалар каралган

Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары өчен, туендыручысын югалту уңаеннан, пенсия түләү кагыйдәләре үзгәрде.

Хәрби хезмәт узган, эчке эшләр органнарында, янгынга каршы дәүләт хезмәтендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту органнарында, җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт иткән затларны һәм аларның гаиләләрен пенсия белән тәэмин итү турындагы федераль законга 2020 елның 20 июлендә үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итәләр безгә Яшел Үзән прокуратурасыннан.

Һәлак (вафат) булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына, туендыручысын югалту нәтиҗәсендә билгеләнә торган пенсиягә Ватан алдындагы аерым хезмәтләре өчен аларны туендыручыларга каралган арттыруларны билгеләргә, дигән карар кабул ителгән. Шул ук вакытта, әгәр гаиләнең эшкә сәләтсез әгъзасы үзе күрсәтелгән ташламалы статуска ия булса, туендыручысын югалту уңаеннан өстәмә пенсиягә өстәмә рәвештә аңа хәзерге вакытта түләнә торган артымнарны саклап калачаклар. Өстәвенә, мондый артым туендыручының статусына бәйле рәвештә билгеләнгән арттырулар белән бер үк вакытта түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев