Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аерылышкач та хатынның баласына алимент түләргәме?

– Бер хатынга өйләнеп аның баласын уллыкка алырга телим. Аерылыша калсак аның алимент таләп итмәячәге турында өйләнешү килешүендә (брачный контракт) язып буламы? Баласын да, үзен дә минем торакта теркәгән очракта, шулай ук аерылыша-нитә калсак, проблемалар булмасмы икән?

– Бала – милек түгел. Уллыкка алу – билгеләмәсе буенча әти булуыңны тану дигәнне аңлата һәм аңардан баш тарту мөмкин түгел. Хатыныгыз суд карары нигезендә сезне аталык хокукыннан мәхрүм иткән очракта да, алимент түләргә тиеш буласыз. Әгәр дә торак сезнең шәхси милектә икән, башкаларның анда теркәлүе аларга әлеге күчемсез милек объектына карата бернинди дә хокук бирми. Димәк, гаилә таркалганнан соң хатыныгыз үз теләге белән учеттан төшәргә теләми икән, сез аны суд карары нигезендә пропискадан чыгара аласыз. Тик бу кагыйдә уллык­ка алынган балага кагылмый.  Чөнки «элекке» балалар булмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алименты