Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Адәм белән Һава тапшыруы ябыла

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында күп еллар дәвмында чыккан "Адәм белән Һава" тапшыруының ябылуы турында Инстаграмдагы битендә язды: «Сезгә әйтәсе яңалыгым менә шушы иде...

Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч узем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр уткәрдем, дуслар ? 
Берни ишетәсем килми, 
Килми берни курәсем. 
Яшәү дәртем булмаса да, 
Килми кебек үләсем...дип куңелсез пост язып куйган чаклар нәкъ шул вакытлар иде. 
Ләкин миннән берни дә тормый. ТНВның беренче көннәреннән бирле, мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шәһеслэрнең юбилее булганда да , ниндидер истәлекле даталарда да! Хәтта зур шәһесләр якты дөньядан киткәндә дә ? Хәтерегездә булса, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи, Шәфәгать Салихов, Исламия Мәхмүтовалар мәңгелеккә күчкән көнне дә нәкъ шушы тапшырулар кабатланды. Чөнки Адәм & Һаваны мин бөтен йөрәгемне биреп, геройны һәръяклап ачып, матур итеп эшли идем. Танылган шәһеслэребез дә миңа ихластан ышанып, чын куңелдэн сөйләде. Мең рәхмәт аларга ? Мин һәрбер героемның иң матур якларын гына ачарга тырыштым. 
20 ел буе ТНВ да эшләп, халыкка искиткеч матур тапшырулар күрсәтергә рөхсәт биргәне өчен Илшат Юныс улы Әминовка бик рәхмәтлемен! 
Ябылу буенча да миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр -мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим, шуңа курә барлык сорауларыгызны да И.Әминовның үзенэ юллый аласыз! Нәкъ мәзәктәге сыман, өстәгеләргә виднее! 
Тамашачыларым белән хәзер инде сәхнәдә очрашырбыз. 9 гыйнварда Филармониядә АДӘМ & ҺАВА йолдызлары концертында көтеп калам сезне, дусларым! Берничә атна гына калды, билетлар алып калуыгызны үтенәм! Афиша узган постта! 
Әнием әйтмешли, минем сынарга да, сыгылырга да хакым юк. Кулымда балам. Ул миңа ышана. Безнең әле яшисебез бар, минем әле яңа эш эзлисем бар... 
Уңышлы көннәр, Сезгә, Дусларым? 
Юлыгызда яхшы кешеләр генә очрасын, язмышыгыз Сезгэ бәхетле сюрпризлар гына әзерләсен ?», - дип язган Ләйлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев