Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык ишекләр көненә рәхим итегез!

Казан дәүләт аграр университеты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә 16 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне уздырачак.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак. 
Белем учагын тәмамлаганнан соң авыл җирлегенә кайтырга теләгән һәм, гомумән, вузны тәмамлаучыларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле егетләр өчен укытуның максатчан программалары турында сөйләячәк.
Әлеге чара Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йортта, Икътисад институты бинасында (актлар залы) узачак. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев