Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне»н уздыра.
Үз эшенең ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын күтәрү максатыннан бүген, 15 августта, 10.00-16.00 сәгатькә кадәр ТР буенча Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама-Тамагы, Кайбыч районнарында эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көнен уздыра. Теләүчеләр Яшел Үзән шәһәренең Засорин урамындагы 24нче йортка килә ала. Алдан язылырга кирәкми.
Нет комментариев