Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

95 килограммны 25 тапкыр! Яшел Үзән спортчысы Идел буе федераль округының корпоратив уеннарында җиңү яулады

ПОЗИС спортчысы Андрей Сопин Идел буе федераль округының корпоратив уеннарында җиңүче булды. "Народный жим" категориясендә чыгыш ясап, ул 95 кг авырлыктагы штанганы 25 тапкыр күтәрде.

Идел буе федераль округының регионара корпоратив уеннарын оештыручылар - Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә «Хезмәт резервлары» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте. Спортчылар 19 дисциплинада: футбол, баскетбол, волейбол, шахмат, шашка, ГТО нормаларын тапшырдылар, кроссфит, гер спорты, халык «жим»ы һәм башкалар кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар.

 

Андрей Сопин - ПОЗиС хезмәткәре, "Атлет" клубында пауэрлифтинг белән шөгыльләнә, аның тренеры Иван Крысин, дип яза "Зеленодольская правда"газетасы. "Халык жимы" дисциплинасында атлетлар үз авырлыкларына тиң снарядны күтәрә. 95 кг авырлыктагы штанганы күп кенә ир-атлар бер генә тапкыр да күтәрә алмый, ә Андрей 25 тапкыр моны эшләп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте.

 

Хәзер ПОЗиС хезмәткәре Сочига «Хезмәт резервлары» һәм РФ Спорт министрлыгы эгидасы астында Бөтенроссия ярышларына барачак. Уеннар «Демография» милли проектының «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уза.

Казанда Идел буе федераль округы турнирында «Ростех» дәүләт корпорациясе, Татнефть, Казан аэропорты, "Татэнерго" АҖ, «Акашевская» кошчылык фабрикасы предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Корпоратив командалар 256 комплект медаль, диплом һәм 100 кубок уйнаттылар.

 

Андрей Сопинга Сочида да уңышлар телибез!

 

Фото POZIS сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев