Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

9 февральдә узачак чаңгы ярышына килергә онытмагыз

Үзенең тән генә түгел, рухи сәламәтлеге турында да уйлаган кешене спорттан башка күз алдына китереп булмый хәзер.

Бүген аеруча спорт модада дип авыз тутырып әйтә алабыз. Ә Яшел Үзән спорт шәһәре дә әле ул һәм бездә аның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр саны көннән-көн үсә.

Традиция буенча февральдә «Татарстан чаңгы юлы – 2019» спорт бәйрәме үткәрелә. Быел да искәрмә түгел, шимбә, 9 февральдә, «Маяк» спорт комплексы базасында ул 10 сәгать 45 минутта тантаналы төстә ачыла. Ярышта чаңгы шуарга яратучылар, тиешле физик әзерлеге булган һәм табиб рөхсәт биргән кешеләр катнаша ала. Эре предприя­тиеләрдән катнашучылар саны 50 кешедән дә ким булмаска тиеш. 
«Татарстан чаңгы юлы–2019»да катнашу өчен заявканы Ленин урамы 5нче йортта урнашкан Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә килеп бирергә яисә zel_umst@mail.ru. Электрон адресына юлларга мөмкин. Шулай ук катнашуыңны ярыш башланырга бер сәгать кала «Маяк» спорт комплексында да расларга була. Барлык кызыксындырган сорауларны 8(84371) 4-67-93 телефоны аша белешә аласыз. 

Спорт чарасының программасы түбәндәгечә:

9 сәгать 30 минут – ярышта катнашучыларны теркәү;
11 сәгатьтә – 2019 метрга VIP старт (җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар);
11 сәгать 15 минут – 1 километрга старт (барлык теләүчеләр);
11 сәгать 35 минут – 1 километрга старт (I-IV сыйныф укучылары);
11 сәгать 50 минут – 2 километрга старт (V-VIII сыйныф укучылары);
12 сәгать 10 минут –A 2 километрга старт (IX-XI сыйныф укучылары ССУЗ һәм ВУЗ кызлары);
12 сәгать 25 минут – 3 километрга старт (ССУЗ һәм ВУЗ егетләре);
12 сәгать 35 минут – 2 километрга старт (барлык теләүчеләр);
12 сәгать 50 минут – 3 километрга (барлык теләүчеләр)

Спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев