80 яшьлек яшел үзәнле 400 мең сумга алданган
Яшәеш

80 яшьлек яшел үзәнле 400 мең сумга алданган

Яшел Үзәндә мошенниклар үзләренең кыңгыр гамәл кылуларын дәвам итә.

Узган атна да искәрмә булмаган. Кармакка  бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр тиз эләгә. 

Яше 80нән узган  бер әбине экстрасенсор ярдәм күрсәтәбез һәм билгеле бер телеканал аша товар сатабыз, дип, алдаганнар. Нәтиҗәдә ышанучан әби 400 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. Ялганчылар кулларына җиңел акча төшерү өчен төрле юллар эзли. Бу юлы да аларга бик уңай туры килгән.


Нет комментариев