Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

70 яшел үзәнле «Җиңү диктанты»н язды

Җиңү диктанты - ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган Бөтенроссия тарихи акциясе.

Беренче тапкыр Җиңү диктанты 2019 елның 7 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылды. Быел Татарстанда 150дән артык мәйданчык оештырыла, анда татарстанлылар «Җиңү диктанты» язачаклар. Яшел Үзәндә бу мәйданчык 15-нче номерлы мәктәп булды.


- Гадәттәгечә, инде икенче ел рәттән мин «Җиңү диктанты» акциясендә катнашам, - дип шәрехли район башлыгы Михаил Афанасьев. – Бу акция хәрби тарихның белем дәрәҗәсен тикшерү буларак кына мөһим түгел, ә аның төп максаты - бөтен яшел үзәнлеләрне берләштерү. Тарих һәм җиңү безнең барыбыз өчен дә уртак. Без барыбыз да шуны аңларга тиеш: безнең иминлек күбесенчә тарихи тамырларыбызны хөрмәт итүгә бәйле. Җиңү диктанты бердәмлеккә мотивлаштырырга тиеш.


«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе тест форматында уза. Тест 25 сораудан тора, аларның 15е бердәнбер җавап белән һәм 10 сорауга җавап язма бирелә.


- Яшел Үзән шәһәренең 15-нче номерлы мәктәбе мәйданчыгына 70 кеше теркәлгән, - дип сөйли әлеге мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары, 18-нче номерлы «Җиңү диктанты» республика мәйданчыгы кураторы Любовь Самсонова. – Биремнәр, инструкция нигезендә, диктант башланганчы 2 сәгать кала билгеле булды. Биремнәр төрле. Җиңел дип әйтә алмыйм. Югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән.


«Соңгы тапкыр диктант кайчан яздыгыз?» - дигән сорау белән без Яшел Үзән районы Башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Динар Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек:


- Бу 2009 ел иде. Мин БДИ тапшырдым. Мин сулагай һәм барысын да диярлек, бозып бетердем. Минем имтихан эшемне компьютер укый алмады һәм 0 балл куйды. Аннары, әлбәттә, ачыкладык, әмма бу озакка истә калды. Бүгенге диктантка килгәндә, мин, дөресен генә әйткәндә, аны гадәти диктант булыр, дип уйладым. Ә монда тарихи тест булып чыкты. Барлык булган белемнәремне хәтеремдә яңартырга туры килде. Бушлыклар, әлбәттә, бар, аларны бүген кич тулысынча эшләп, тутырачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев