Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

68 яшьтәге Шанхайда яшәүче бабай 20 яшьлек күренә. Аның сере нидә?

Ничә генә яшьтә булсаң да, һәрчак әйбәт күренә белергә кирәк. Әмма әби-бабайлар тышкы кыяфәтләре белән оныклары сыман яшь һәм чибәр булып күренсәләр, бу гадәттән тыш хәл булып кабул ителә.

Ха Хайның тышкы кыяфәтенә карасаң, бер дә ул 1950 елда туган бит дип әйтмәссең. Әтисе ул бала чакта ук вафат була, Ха Хай алты абыйсы, сеңелләре белән әнисе тәрбиясенә кала. Балачакта ул спортның төрле төрләре белән шөгыльләнә, әмма җитди рәвештә түгел, гәрчә үзенең тышкы кыяфәтенең яшьтән ничек бар шулай сакланганлыгын, шул исәптән физик күнегүләргә мәхәббәте белән бәйләсә дә. 
Әлеге "яшь" бабай турында ике ел элек үк сөйли башладылар, ул өлкән яшьтәге кешеләр өчен оештырылган талантлар күрсәтү бәйгесендә катнашып, үзенең тышкы кыяфәте белән тамашачыларны таң калдырган иде. Аны "иң заманча бабай" титулы белән бүләкләделәр. Шуннан соң ул телевидениедә, журналларда чыгыш ясый һәм хәтта ки мода күрсәтү чараларында катнашып тора башлады. 
Озак еллар яшь булып калуның сере нидә дигән сорауга, Ха Хай, бу берничә факторның үрелүеннән тора дип җавап бирә. Гәүдәне формада тоту өчен ул йога. медитация белән шөгыльләнә, көненә яртышар сәгать башы белән аска таба кулы ярдәмендә эленеп тора. Соңгы күнегү, мөгаен, аның җыерчыклары аз булуына һәм башы пеләшләнмәүгә китерә торган ысул булып торадыр. Азык-төлеккә килгәндә, Ха Хай бары тик сәламәт ризык белән туклана, азык өстәлмәләре куллана. 
«Һәркем дә кайчан да булса картаячак, моны булдырмый калу мөмкин түгел. Әмма сез ничә яшьтә булуыгызга карамастан, эчке дөньягызда да үзегезне олы сыман, картайган дип хис итеп, үлем көтеп утырасыз, берни белән шөгыльләнергә, нидер өйрәнергә теләгегез юк икән, димәк, сез, чыннан да, карт", ди "яшь"бабай. 
«Яшьлек - ул үзенә күрә бер юнәлеш. Әгәр дә сездә дәрт һәм кызыксынучанлык ташып тора икән, сез бай, кызыклы тормыш белән яши аласыз», дип тә өсти ул. 
Чыганак: Oddity Central

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев