60 яшьтән өлкәнрәк яшел үзәнлеләр комплекслы тикшеренүләр уза ала
Яшәеш

60 яшьтән өлкәнрәк яшел үзәнлеләр комплекслы тикшеренүләр уза ала

1 октябрьдән, Өлкәннәр ункөнлегендә, Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә, Тургенев урамы, 10 йорт адресы буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр бушлай комплекслы тикшеренүләр узарга мөмкин.

Тикшерү кысаларында:
- йөрәк торышын ЭКГ буенча экспресс-бәяләргә
- канда глюкозаны тикшерү анализын тапшырырга
- профилактик стоматология һәм офтальмологик тикшеренүләр узарга мөмкин.

Тикшеренгәннән соң:
- табиб консультациясе алырга
- сәламәтлекнең индивидуаль факторларын бәяләргә
- сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр алырга мөмкин.

Мөһим:
- Тикшеренү елына 1 тапкыр уздырыла.
- Бөтен тикшеренү нибары 40 минут вакытны ала.

Язылу өчен телефон: 8(84371) 5-62-76 (регистратура).

ЗЦРБ


Нет комментариев