Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

60 ел сыналып ныгыган бәхетле мөнәсәбәтләр

Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

«Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә», – дигән борынгылар. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен тигезлектә тату – олы бәхеттер, минемчә.

Безнең Мулла Иле авылында яшәүче Хәкимовлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 60 ел бергә пар канатлы булып гомер кичерә. Шуңа үзләре дә, Аллаһка шөкер итеп яшиләр.

Күршебездә генә яшәүче Хәкимовлар гаиләсенә мин бу урамга килен булып килгәннән бирле сокланам. Алар һәрвакыт тату булып, барлык эшләрне дә бергә эшли. Бу – ир-ат эше, монысы – хатын-кызныкы, дип тормыйлар. Балалары, оныклары да шундый ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кешеләр.

Госман абый белән Зөлфия апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Икесе дә – сугыш чоры балалары.Тормышлары җиңел булмаса да, зарланмыйлар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм, ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.Тигезлектә гомер итүләренең серен дә Госман абый күп сынаулар, авырлыклар узу белән бәйли. «Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек, тик тормадык», – ди ул.

Сугыш башланганда Госман абыйга ике яшь кенә була. Ә сеңлесе – Нурия апа ана карынында кала. Әтисе Гомәр абыйның үле хәбәре килгәндә, әнисе Мәймүнә апага 27 яшь кенә була. Менә шулай яшьли тол калып, бернинди авырлыкларга да бирешмичә, әниләре көне-төне кырда эшләп, ач-ялангач итмичә тәрбияли балаларын. Үсеп, бераз кул арасына керә башлагач, ирләр эшенең барысы да Госман абыйга эләгә. Чөнки, янда сыенып, иркәләнеп ятарлык әти юк. 12 яшеннән ат җигеп бригадада эшли башлый. Аннары 30 ел буе иң авыр һәм җаваплы көтүче хезмәтен башкара.

Язманы тулысынча газетабызның 49нчы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев