Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе үлгән

Юл-транспорт һәлакәте Яшел Үзән районының Николаевка бистәсе янында булган.

Казан янындагы алты машина катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең тагын берсе хастаханәдә үлгән. Әлеге юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән иде инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Авария урынында һәлак булган өч яшьлек кызның әнисе – 34 яшьлек хатын-кызның йөрәге тибүдән туктады. Табиблар караганнан соң, аның ирен өенә кайтарып җибәрделәр. Тагын бер бала – 8 яшьлек малай — Республика балалар клиник хастаханәсендә авыр хәлдә реанимациядә ята», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Николаевка бистәсе янында әйләнеч юлда булган. «Ниссан», «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч яшьлек баланың гомере өзелгән.

Зыян күрүчеләрнең тагын икесе – ир-ат һәм хатын-кыз – 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев