Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 – 12 апрельдә янгын сүндерүчеләрне 35 тапкыр чакыртып алганнар

Шуларның 18е ялган булган. 11 янгын очрагы теркәлгән.

Кипкән үләнгә ут кабып янулар коткаручыларга зур мәшәкать тудырган. Шундый очраклар Карамалы Тау ның Ленин урамында, Бузай, Олы Шырдан, Норлат, Бакырчы, Күгеш һәм Юынчы авылларында, Васильевоның Придорожная урамында теркәлгән.
Яшел Үзәннең Союзная урамындагы иске йортта, билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан янгын чыгып, чүп-чар янган.
Октябрьскийның Набережная урамындагы мунчада, электр чыбыгындагы кыска ялганыштан янгын чыгып, 16 квадрат метрга зыян килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев